Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында рейд узды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 6 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча идарәсе катнашында Нократ елгасы буйлап кар машиналарын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе,  А1 категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгының булуы, ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүнең вакытында узуы тикшерелде. 10 артык кар машинасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, атап әйткәндә, теркәү документларыннан башка һәм ел саен үткәрелә торган техник караудан башка гына эш иткән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 3 беркетмә төзелде.  Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.

Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына «тимер ат»ны үз вакытында теркәү кирәклеге, шулай ук ел саен техник тикшерү уздыру һәм тиешле категориядәге техник чаралар белән идарә итүгә таныклык булырга тиешлеге хакында искәртеп узабыз.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International