Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә кар машиналарын тикшерү буенча рейд үткәрелде

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Ял көннәрендә якын-тирә төбәкләрдән кышкы балык тотарга яратучыларның күбесе Түбән Кама сусаклагычы акваторияләренә, Татар Ямалы авылы янына җыела. Боз өслегенең иксез-чиксез киңлекләре шулай ук экстремаль йөрүчеләрнең яраткан урыны булып тора. Шул ук вакытта кардан йөрүче моточаралар белән эш итүнең элементар кагыйдәләрен аларның барысы да үтәми.

Агымдагы елның 9 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле һәм штаттан тыш инспекторлар белән берлектә, Татар Ямалы авылы янындагы Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә юлсыз урыннардан йөрүче техниканы куллануны тикшерү буенча уртак рейд үткәрде.

Рейд барышында 12 берәмлек мотор чарасы тикшерелде, шуларның 5 се төрле хокук бозулар белән файдаланыла иде, алар буенча административ чаралар күрелде. Транспортны теркәү кагыйдәләренең шартлары, әлеге техниканы кулланганда кирәкле документация турында аңлатылды.

Кабат очрашулар тискәре булмасын өчен, теркәлү һәм эксплуатацияләү буенча  техниканы куллануның барлык кагыйдәләрен үтәгез.

Якын көннәрдә җирле телевидениедә үткәрелгән рейд нәтиҗәләре буенча телевизион тапшыру булачак.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International