Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 7 марты, җомга

2025 елның 6 мартында, расланган график нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында АСК предприятиеләре арасында техник карау узды. Беренче этапта теркәлгән 129 техника арасыннан техник карау өчен 27 үзйөрешле машина һәм ике кар машинасы тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде.

Әлеге комбинат җитәкчелеге һәм инженер составы техниканы еллык техник тикшерүгә әзерләүгә һәм имин эксплуатация мәсьәләләренә җитди карыйлар. Техкарау узу күрсәткечләре техниканың югары әзерлеген раслый.

Үзйөрешле машиналарның барысы да техник яктан төзек хәлдә һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International