«Тукай» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау узды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Еллык техник карауны уздыруның расланган графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге «Тукай» ҖЧҖ хуҗалыгының үзйөрешле машиналарына һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрде. 

Карау өчен 17 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителде. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгын саклау буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, тәкъдим ителгән барлык машиналарга да техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

Шамил Гаскәров  – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International