Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Татлизинг» ТР ДУП техник карау

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Азнакай районында «Татлизинг» ДУП карамагындагы үзйөрешле техниканы техник карау дәвам итә.

2025 елның 5 мартында «МППБиО +» АҖ территориясендә техник карау өчен 3 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарга тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

 

Шамил Гаскәров  – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International