Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында семинар-киңәшмә

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның 4 мартында Биектау районында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Кәримов Р.З., идарә белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар һәм хуҗалыклар агрономнары катнашында «2025 елгы язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек» темасына семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов җитәкчеләрне һәм белгечләрне 2024 елда АСК предприятиеләрендә техник тикшерү уздыру нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде. Шулай ук 2025 елда үзйөрешле машиналарга ел саен уздырыла торган техник тикшерүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International