Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы сәнәгать предприятиеләрендә үзйөрешле техниканы урыннарда карау

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.09.2020 ел, №1507 карары нигезендә, юридик һәм физик затларның үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машина-тракторларына һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрү буенча гаризасы буенча Питрәч муниципаль районында күчмә чаралар үткәрелә.                                        

 Номерлы агрегатларны чагыштыру өчен, беренчел теркәлүгә бәйле рәвештә, 6 оешмадан 7 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә, РФ Хөкүмәтенең 17.07.2024 ел, №969 карарына таянып, 6,8 пунктлар нигезендә үзйөрешле машиналарны теркәгәндә куела торган таләпләр җиткерелде. Милекчеләр һәм ышанычлы затлар дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәү һәм башка гамәлләр буенча гариза бирү мөмкинлеге турында югарыда күрсәтелгән карарның 8 пункты нигезендә таныштылар.

Шулай ук «Татспиртпром» ҖЧҖендә Иске Кощаково авылы адресы буенча 3 берәмлек техникага техник карау уздырылды.

Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категориядәге һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, дару кирәк-яраклары һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде. 

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International