Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы АСК җитәкчеләре белән киңәшмә

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 4 мартында Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында Теләче районы башлыгы А.Г.Фәтхуллин җитәкчелегендә барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында АСК семинар-киңәшмәсе узды.

Чараның бер мәсьәләсе хуҗалыкларның техникасын агымдагы елның техник каравына әзерләүгә багышланган иде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И.Р.Баев җитәкчеләрне һәм белгечләрне 2024 елда АСК предприятиеләрендә техник карау нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде. Шулай ук 2025 елда үзйөрешле машиналарга ел саен техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды.

Докладтан соң район башлыгы А.Г.Фәтхуллин җыелган кешеләрнең игътибарын әлеге чараның барлык этапларында да мәҗбүри үтәлергә тиешлегенә һәм эксплуатация процессында үзйөрешле техниканы контрольдә тотуны катгыйландыруга юнәлтте.

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International