Кар машиналарын техник карау

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районының Масловка авылында шәхси хуҗаларныкы булган кар машиналарына төркемләп техник тикшерү үткәрелде. Карауга 9 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында машиналарның техник торышына һәм хуҗаларда "А1" категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде. Техник карау тәмамлангач, катнашучылар белән мототранспорт чараларын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

Барлык тәкъдим ителгән кар машиналары техник карауны уңышлы уздылар һәм аларга техник карауны узу турында таныклык биреләчәк.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International