Татарстанда МХО ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы башлап җибәрелде. Программаның максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы вазыйфаларны биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
Программада катнашуга гаризаны ничек бирергә һәм барлык кирәкле мәгълүматның интернет-сайтта урнаштырылуы турында тулырак: https://batyrlar-rt.ru/ .
Конкурс буенча сайлап алу 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Апрельдә идарә итү потенциалын һәм интеллектуаль үзенчәлекләрне бәяләүгә тест үткәреләчәк.
«Сезнең патриотлык, батырлык һәм каһарманлык – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Ышанам ки, сезнең уникаль тәҗрибәгез, күнекмәләрегез һәм белемнәрегез алга таба да мөһим дәүләт бурычларын хәл итүдә кулланылырга тиеш», - диде Татарстан Рәисе.
Гөлназ Гайнетдинова – Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары.