«Татавтодор» җәмгыятенең Аксубай филиалы базасында семинар-уку булды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

2025 елның 3 мартында «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Аксубай филиалы базасында семинар-уку булды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И.М. Бикмөхәммәтов тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү, ел саен уздырыла торган техник карауны үткәрү тәртибе, куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады, шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексындагы яңалыклар һәм үзгәрешләр турында сөйләде.

Кар машиналарын һәм квадроциклларны эксплуатацияләгәндә аварияләрне булдырмау максатыннан, республикада резонанслы юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерделәр.

Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International