Агымдагы елның 28 февралендә ЮХИДИ һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән кар машиналарын тикшерү буенча уртак профилактик рейд узды.
Рейд барышында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе, А1 категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгының булуы, ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүнең вакытында узуы тикшерелде.
Барлыгы 10нан артык кар машинасы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча, атап әйткәндә, теркәү документларыннан башка һәм ел саен үткәрелә торган техник караудан башка гына эш иткән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 беркетмә төзелде. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.
Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына «тимер ат»ны үз вакытында теркәү кирәклеге, шулай ук ел саен техник тикшерү уздыру һәм тиешле категориядәге техник чаралар белән идарә итүгә таныклык булырга тиешлеге хакында искәртеп узабыз.
Уртак рейдлар дәвам итә.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.