Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында күчмә рейд булды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

2025 елның 2 мартында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов кушуы буенча, Зөя утравында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск һәм Югары Ослан муниципаль районнары бүлекләренең ГТХ  Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм башка күзәтчелек органнары белән берлектә күчмә рейды оештырылды.

Әлеге рейд, утрау шәһәр җитәкчелеге мөрәҗәгате нигезендә, «Зөя утрау-шәһәрчеге»ндә ел саен уздырыла торган «Свияжская масленица» зур күләмле халык бәйрәмен уздыру чорында контроль-күзәтчелек чаралары уздыру белән бәйле рәвештә оештырылды. Утрау янында булган барлык кар чаналары тикшерелде. 

Шулай ук Зөя авылы территориясендә дә патрульлек ителде. Торак пунктта кар машиналарының тәртипсез хәрәкәте күзәтелмәде.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International