2025 елның 3 мартында «Әтнә ТКХ» МУП карамагындагы үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде. Барлыгы 7 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Предприятиедә коммуналь-урып-җыю техникасы нигездә лизинг техникасы, лизинг бирүче - «Татлизинг» ТР ДУП.
Барлык машиналар да әзер, техник карау уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирәләр һәм ТК узу турында таныклык алачаклар.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.