«Татавтодор» АҖ Кукмара филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы А.Х.Вәлиев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны С.П.Егоров катнашында дәрес уздырылды.
Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.
Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.