Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Расланган график нигезендә 2025 елның 27 февралендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызы гражданнарны кабул итте. Барлыгы 7 кеше кабул ителде.

Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыгын алу мәсьәләләре, үзйөрешле машиналарга һәм аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән башка төр техникага дәүләт техник тикшерүен уздыру мәсьәләләре каралды.

Барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде.

 

Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International