Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә комиссияләр утырышлары узды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 2025 елның 27 февралендә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе) оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе утырышы булды.

Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат җиде көн эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең рәсми сайтында – Кадрлар сәясәте – Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат бүлегендә урнаштырылачак.

Алга таба Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Иҗтимагый советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышлары узды, анда 2025 елга эш планы буенча мәсьәләләр каралды.

 

Миләүшә Фазлыева – оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы белгече – коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International