Кукмара муниципаль районының «Асанбаш-Агро» ҖЧҖ базасында район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Ш.Хәлиуллин катнашында Кукмара районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы А.Х.Вәлиев җитәкчеләрне 2024 елда АСК предприятиеләрендә техник тикшерү уздыру нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде. Шулай ук 2025 елда үзйөрешле машиналарга ел саен техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.