Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек Яңа Чишмә бүлеге «Троицкнефть» ЯАҖ оешмасында чыгаручы нефть скважиналарын карау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча операторлар тарафыннан файдаланыла торган кар машиналарына, сазлык машиналарына һәм квадроциклларга ел саен уздырыла торган тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында техниканы теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына таныклыклар булу-булмавы тикшерелде. Узган елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча тулы мәгълүмат җиткерелде. Бигрәк тә квадроциклларга һәм кар-сазлык машиналарында йөрүчеләргә игътибарны юнәлттеләр, чөнки авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң күбесе әлеге транспорт төренә туры килә.
Барлыгы 9 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Аларның барысы да техник карауны уңышлы узды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.