Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Данафлекс-Нано» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

2025 елның 24 февралендә «Данафлекс-Нано» ҖЧҖ сәнәгать оешмасында РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник яктан карау турында» 07.10.2020 ел, №1538 карары нигезендә Кощаково авылындагы 2 мәйданчыкта 6 берәмлек күләмендә теркәлгән үзйөрешле машинаны ел саен үткәрелә торган техник карау өчен тәкъдим итте.                                                                                                                           

Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозуларны 20 көн эчендә бетерү срогы белән, техник тикшерү турында 1 акт төзелде.

Техник тикшерү үткән техникага карата техник карау узу турында таныклык бирелде.

 

           Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International