Бу елның 24 февралендә, эш графигына ярашлы рәвештә, Зеленодольск муниципаль районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе күзәтчелек органнары белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. Рейд Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә үткәрелде. Операция барышында эксплуатация вакытында 6 берәмлек кар машинасы тикшерелде. Свияжск авылы территориясендә дә патрульлек иттеләр. Торак пунктта кар машиналарының тәртипсез хәрәкәте күзәтелмәде.
Мондый рейдлар күзәтчелек органнары белән килештереп эшләү графигы нигезендә алга таба да оештырылып торачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.