Янил авылы аграр көллиятендә имтиханнар узды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 19 февралендә Кукмара муниципаль районының аграр көллияте базасында «А1», «В», «С», «D», «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алуга дәүләт имтиханнары узды.  Имтиханнар үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, машина һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм йөртүнең гамәли күнекмәләре буенча 4 этапта үткәрелде.

Имтиханнарга кадәр кар машиналарыннан имин файдалану турында әңгәмә, теркәү гамәлләренең детальләре, кар машиналарыннан файдаланганда хокук бозган өчен җәза чаралары, шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы үткәрелде.

Имтиханнарга барлыгы 37 кеше кертелде, шуларның 29ы сынауны уңышлы тапшырды.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International