ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан «АгроЭлитГрупп» ҖЧҖдә теркәлгән үзйөрешле сиптергечләргә техник тикшерү үткәрелде. Базасы Актаныш авылында урнашкан оешма республиканың бөтен территориясендә химияләштерү һәм ашламалар кертү өлкәсендә агротехнологик хезмәтләр күрсәтә.
Тикшергәндә электр җиһазларының, тормоз системасының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Барлык техника стандарт таләп ителгән аптечка, янгын сүндергеч, авария хәлендәге тукталыш билгесе белән беррәттән шулай ук шәхси саклану чаралары белән дә комплектланган. Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, юл-транспорт һәлакәтләре һәм гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт итүнең әлеге төрләрен эксплуатацияләгәндә бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 20 берәмлек техникага техник тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә туры килә торган техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.