2025 елның 8 февралендә республиканың барлык муниципаль районнарында «Россия чаңгы юлы — 2025» ярышлары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре дә бу эштә актив катнаштылар. Массакүләм йөгерүдә, кечедән алып олысына кадәр, барлык яшь категорияләре дә катнашты һәм күңел күтәренкелеге алып, энергия тупладылар һәм сәламәтлекләрен ныгыттылар.
