2025 елның 7 февралендә Лениногорск политехник көллиятендә А1 категориясендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтиханны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Галимов Илнур Наил улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Попов Сергей Александрович составындагы комиссия кабул итте.
Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханда катнашучыларның машина йөртү күнекмәләре кар-сазлык техникасында тикшерелде.
Имтиханга 7 кандидат килде, алар барысы да имтиханны уңышлы тапшырдылар һәм тиздән тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.