«Мост» ҖЧҖ оешмасында техник карау уздырылды

2025 елның 7 феврале, җомга

2025 елның 7 февралендә, расланган график нигезендә, «Мост» ҖЧҖендә тракторларга, аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырылды.  Техник тикшерү барышында карала торган техниканың техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм аптечкалары, машина йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булуы тикшерелде.

           Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

   

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International