Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге буенча белем бирү семинары кысаларында квалификация күтәрү

2025 елның 7 феврале, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2026 елга кадәр контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген раслау һәм камилләштерү концепциясе турында» 21.12.2023 ел, №3745-р күрсәтмәсе нигезендә 2025 елга республика хезмәткәрләренең һөнәри үсеш календарь планына «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген камилләштерү» квалификациясен күтәрү программасы кертелгән.

КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы базасында 2024 елның 3 февралендә белем бирү семинары рәвешендә әлеге программа старт алды. Чараның спикеры булып Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитацияләү һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Игорь Владимирович Судец чыгыш ясады. Үз чыгышында ул контроль эшчәнлек өлкәсендәге төп закон яңалыклары белән уртаклашты, контроль һәм профилактик чаралар уздырудагы үзгәрешләр турында сөйләде. Спикер шулай ук, процессларны цифрлаштыру мәсьәләләрен дә кертеп, контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген җайга салуның актуаль һәм киләчәк аспектлары турында сөйләде. 

Укыту программасы кысаларында контроль органнары вәкилләре контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәле системасын формалаштыруның төп алымнарын өйрәнәләр, хуҗалык итүче субъектларга административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә торган инструментлар белән танышалар һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар.

Әлеге программа буенча укырга Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсеннән күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы Җәләлетдинов Илнур Рифкать улы, аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Әмиров Наил Вакыйф улы һәм аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлегенең әйдәүче киңәшчесе  Родионова Татьяна Юрьевна юнәлдерелде. 18 сәгатьлек укулар тәмамлангач, белгечләр йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырдылар һәм квалификация күтәрү турында исемле таныклыклар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International