Азнакай муниципаль районында профилактик чаралар

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 6 февралендә Азнакай муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм мөлкәткә зыян килүенә юл куймау максатында үзйөрешле техникадан файдалану процессында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча чаралар узды.

Рейд барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, машина йөртүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча әңгәмә үткәрелде.

Техник карау узмаган техниканы эксплуатацияләү гражданнарга биш йөздән бер мең сумга кадәр административ штраф салуга яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итүгә китерә; вазыйфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф яный.

    

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International