Техник караулар оештыру буенча киңәшмә

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2025 нче елның 5 нче февралендә Актаныш районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Сәлимгәрәев Н.А. белән берлектә, АСК оешма-предприятиеләренең үзйөрешле машиналарыннан һәм тагылмаларыннан имин файдалануны оештыру буенча җаваплы затлар белән техник карауга әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Районда АСК предприятиеләрендә 746 берәмлек техника теркәлгән, алар язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк. Һава шартларының җылы килүенә бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка төр үзйөрешле техниканы ремонтлау-әзерләү эшләрен алдан төгәлләргә киңәш ителде.

    Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы тарафыннан 2024 елда Татарстан Республикасы хуҗалыкларында эшләрне оештыруда булган юл-транспорт һәлакәтләренә һәм бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды, техник карау буенча хәбәрләр тапшырылды һәм документлар буенча төп таләпләр аңлатылды. Хуҗалыклар вәкилләре дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү методикасы белән таныштылар.  Гомуми файдаланудагы юлларда аварияләрне киметү буенча чаралар планы җиткерелде һәм 2025 елның 10 апреленә кадәр агросәнәгать комплексы системасында техниканы әзерләп бетерү һәм техник тикшерү уздыру бурычы куелды.

 

     Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International