2025 елның 5 февралендә «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ Биектау һәм Әтнә районнары буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары катнашында АІ, AII, В, С, D, Е, F категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды. Исемлеккә кертелгән 56 кешенең 47се теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. Имтихан тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.