Расланган график нигезендә, 2025 елның 31 гыйнварында Лаеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рәфил улы гражданнарны кабул итте. Барлыгы 6 кеше кабул ителде.
Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгын алу һәм тракторчы-машинист таныклыгында өстәмә категорияләр ачу мәсьәләләре, техник карауның гамәлдә булу сроклары һәм аларны узу вакытына бәйле мәсьәләләр каралды.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.
Рәдис Рафил улы шулай ук Дәүләт хезмәтләре «gosuslugi.ru» порталы аша тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм бирү буенча хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерде.
Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.