ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров пилотсыз очкычлар белән видео бастырудан кисәтте
«БПЛА очышларының видеоларын тиражлау – бу җавапсызлык, дошманга ярдәм, ул кешеләрнең тормышын һәм безнең инфраструктураның иминлеген куркыныч астына куя», — диде Әсгать Сәфәров «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының киң вәкиллекле утырышында.
Истә тотыгыз, түбәндәгеләрне ачык куллана алырлык итеп урнаштырмау мөһим:
теләсә нинди ориентир буенча (йортлар, заводлар һ.б.) урынны аерып була торган пилотсыз очкычлар очышы видеосы;
ПВО эшләп китү видеосы – бу аларның урнашу урыннарын ача, дошман көчләренә очышларны төзәтергә ярдәм итә.
Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез, аның турында 112 телефоны яки «Радар.НФ» кушымтасында хәбәр итәргә мөмкин. Мәгълүмат кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә керәчәк.