Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Исәнсеф һәм Уразмәт авыл җирлекләрендә хисап сессияләре

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Исәнсеф һәм Уразмәт авыл җирлекләрендә 2024 ел йомгаклары буенча хисап сессияләре узды.

Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов узган мөһим республика чаралары турында сөйләде һәм агымдагы ел планнары белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, Мөслим муниципаль районы кураторы Альберт Борһанов Республика һәм Россия күләмендәге актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.

Бу җирлекләрдә халыктан шактый сораулар яңгырады. Нигездә, сораулар медицинада кадрлар җитмәү белән бәйле иде.

Һәр сорау исәпкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International