Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында АСК хезмәтне саклау һәм техника иминлеге буенча семинар-киңәшмә узды

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 28 гыйнварында Апас муниципаль районының аграр көллияте базасында хезмәтне саклау һәм техника иминлеге буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча секторы мөдире М.В.Емелин, Апас МР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р.Гыйсмәтов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты М.Р.Әхтәриев, «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ директоры И.А.Нигъмәтҗанов, шулай ук инженер-техник хезмәт, АСК хуҗалыклары механизаторлары катнашты.

Киңәшмәдә 2025 елга техник тикшерү уздыру мәсьәләсе каралды. Киңәшмә дискуссия форматында узды.

 

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International