2025 елның 29 гыйнварында Биектау районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә, район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының торышын һәм ремонт эшләренең барышын тикшерделәр. Сәфәрнең максаты - язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе белән танышу. Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында максатчан эш алып барыла. Ремонт эшләре белән шөгыльләнүче механизаторлар белән очрашулар уздырылды. Шулай ук ремонт-торгызу эшләре вакытында хезмәтне саклау буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.