Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2025 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Мөнир кызы Гайнетдинова гражданнарны кабул итте.

Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, техник карау, шулай ук тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International