Актаныш муниципаль районы хакимиятенең актлар залында район башлыгы Л.Р. Зарипов һәм Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе К.М.Байтемиров катнашында фермерлар белән очрашу узды. Әлеге чараның төп максаты – төбәктә фермерлыкны үстерүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу. Эшчәнлекне гамәлгә ашыруда проблемалы мәсьәләләр күтәрелде һәм киләчәккә бурычлар куелды.
Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы кече эшкуарлык вәкилләрен техник потенциалның торышы, теркәлүдәге үзйөрешле машиналарның техник карау дәрәҗәсе белән таныштырды. Шулай ук техниканы саклауны оештыру, производствода бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча контрольне гамәлгә ашыру методикасы буенча да таләпләр җиткерелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.