Кыш айлары дәвам итә һәм һәркемнең кар баскан тигезлек яки урман ешлыгы һәм сукмаклар буйлап кар машиналарында күңелле йөрисе килә. Шул ук вакытта кар машинасын куркынычсыз кулланырга һәм идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Шул максатларда Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 62 нче мәктәбендә кар машинасы темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Анда кар машиналарын йөртү буенча эксплуатацияләүнең төп кагыйдәләре, кар машинасында дөрес утырту каралды. Шулай ук балаларга махсус экипировка куллану кирәклеге турында да җиткерелде. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм аларны игътибарсыз калдыру нәтиҗәләре турында искә төшерделәр.
10 нчы сыйныф укучылары кар машинасы һәм квадроцикл белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, теркәү тәртибе, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары турында белдерләр.
Барлык бирелгән сорауларга да җентекле җаваплар бирелде.
Ленар Җәләлдинов – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.