Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә, агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында республика муниципаль берәмлекләрендә халык белән узган ел йомгаклары буенча гражданнар җыеннарында һәм хезмәт коллективлары җыелышларында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларының, муниципаль берәмлек башлыкларының  хисаплары рәвешендә очрашулар уза.

2025 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, Мөслим муниципаль районы кураторы Альберт Борһанов, район башлыгы Альберт Хуҗин белән берлектә Мөслим районының Баланлы һәм Шуган авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап сессиясендә катнаштылар, анда район башлыгы узган ел нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2025 елга планнар белән таныштырды.

         Альберт Борһанов, үз чиратында, республиканың мөһим мәсьәләләренә тукталды, МХО темасына кагылды, шулай ук быел булачак Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар турында да искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International