Хәзер инде руль артына да утырырга була

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Багира» ҖЧҖ Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Таныклык алу өчен 10 кеше сынау тапшырырга тиеш иде. Шуларның 9ы имтиханга килде. Икенче көнне алдагы төркемнәрдән тагын 6 кандидат сынаулар узды. Теоретик һәм, һава шартлары уңай булмаса да, практик имтиханнарны барлык катнашучылар да уңышлы тапшырды. Алар имтиханнарга яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International