«Профессионалъ» ҖЧҖ оешмасында имтиханнар узды

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 20 гыйнварында Зәй районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «Профессионалъ» ҖЧҖендә АІ, АІІ, В, С, Е Һәм D категорияле «тракторчы-машинист» таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды.

48 имтихан бирүченең 36сы үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре теориясе һәм машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча имтиханнарны уңышлы тапшырды, 6сы имтиханны тапшыра алмады, 6сы килмәде. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.

 

Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International