2025 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Сетевая компания» АҖ филиалы Зеленодольск шәһәрендәге Идел буе электр челтәрләрендә техника урнашкан урында техник тикшерү үткәрелде. Техник карау өчен 7 берәмлек техника, шул исәптән 5 снегоход тәкъдим ителде. Бер машинада тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды, ул техник тикшерү вакытында төзәтелде. Бирелгән барлык үзйөрешле машиналарга техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.