2025 елның 22 гыйнварында «Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУ базасында «AI» категорияле мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханнар «Буран» снегоходында махсус җиһазландырылган мәйданчыкта кабул ителде. Сынау тапшырырга килгән 18 кандидатның 15е дә имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды.
Имтиханнарны кабат кабул итү җиде көннән дә иртәрәк булмаячак. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.