2025 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы бүлеге «Сетевая компания» АҖнең Идел буе электр челтәрләре филиалында техник тикшерү уздырды. Карау өчен 10 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуына, шулай ук теркәү документларына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аны уңышлы узганнарга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.