2025 елның 20 гыйнварында 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Нурлат аграр техникумында 14-17 яшьлек яшүсмерләр белән мототранспорт чаралары темасына әңгәмәләр уздырылды, атап әйткәндә, куркынычсызлык техникасын һәм әлеге техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү темасына профилактик сөйләшүләр үткәрелде. Укучылар шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы хәлләр статистикасы белән дә таныштылар.
Укучыларга һәм студентларга теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды. Шулай ук инспектор кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирде.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.