Татарстан Республикасы муниципаль районнарында куркынычсызлык дәресләре уза

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы күңел ачулар – чаңгы, чана һәм тюбинглар гына түгел. Соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары актив кулланыла.  Әмма аларны эксплуатацияләгәндә төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәк, әлеге транспорт төрләрендә йөрү җитди җәрәхәтләр белән генә түгел, фаҗига белән дә тәмамланырга мөмкин.                                                                                       

Шуңа күрә, кар машиналары һәм квадроцикллар кебек транспорт чараларын кулланганда балалар җәрәхәтләнүен булдырмау максатыннан, Яңа Чишмә, Саба, Балтач, Кама Тамагы, Алексеевск муниципаль районнарында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан мәгариф учреждениеләрендә «Куркынычсызлык дәресләре» үткәрелде. Укучылар техниканың конструктив үзенчәлекләре, теркәү һәм техник тикшерүне уздыру кагыйдәләре, АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгына уку һәм аны алу тәртибе белән таныштылар, үзйөрешле кар машиналарын имин эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына таныклыксыз, экипировкасыз һәм мототранспорт чараларын дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәмичә идарә итүче хокук бозучыларга күзәтчелек органнары тарафыннан нинди административ җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында белдерләр.  Шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы фаҗигале очракларга анализ да ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International