Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2025 елның 20 гыйнварында Гөлназ Мөнир кызы Гайнетдинова Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфасына билгеләнде. Тиешле боерыкка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
«2025 елның 20 гыйнварыннан Гайнетдинова Гөлназ Мөнир кызын Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасына билгеләргә», — диелә документта.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов аны бу эшкә билгеләнүе белән котлады һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Котлауларга Идарә коллективы да кушыла.