Балык Бистәсе муниципаль районында үзйөрешле машиналарны техник карау

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2025 елның 17 гыйнварында «Сетевая компания» АҖ филиалы Идел буе электр челтәрләре (Балык Бистәсе районы), РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник карау турында» 13.11.2013 ел, №1013 карары нигезендә, 2 берәмлек техниканы ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүгә тәкъдим итте.

Техник тикшерү барышында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуына, шулай ук теркәү документларына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International