2025 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге тарафыннан кар машиналарын һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде, анда Питрәч 2нче урта мәктәбенең 15-17 яшьлек 9-11 сыйныф укучылары һәм Иске Шигали урта мәктәбенең 15-17 яшьлек укучылары катнашты. Укучылар кар машиналарының конструктив үзенчәлекләре, теркәү һәм техник тикшерүне уздыру кагыйдәләре, АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгына укыту һәм аны алу тәртибе белән таныштылар, үзйөрешле машина – кар машиналарын имин эксплуатацияләү буенча таләпләр һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәте булмыйча һәм мототранспорт чараларын дәүләт техник күзәтчелек органнарында тиешенчә теркәмичә идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата күзәтчелек органнары тарафыннан нинди административ йогынты чаралары кулланылырга мөмкин булуы турында җиткерелде. Шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы фаҗигале очраклар да китерелде. Дәрес барышында барлыкка килгән сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.