Соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары актив кулланыла. Әмма аларны эксплуатацияләгәндә төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәк, әлеге транспорт төрләрендә йөрү җитди җәрәхәтләр белән генә түгел, фаҗига белән дә тәмамланырга мөмкин.
Шуңа күрә, мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә балалар травматизмын кисәтү максатыннан, агымдагы елның 17 гыйнварында «ОНИКС» мәгариф үзәгендә куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Әлеге чара барышында укучылар республикада югарыда аталган техника катнашындагы вакыйгалар статистикасы һәм аларны имин эксплуатацияләү чаралары белән таныштылар. Шулай ук әлеге тематика буенча укучыларны кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.